Саба район архивында мәктәп укучылары өчен экскурсия узды

2020 елның 4 декабре, җомга

«Документлар кайда яши?» бүген, шушы исем астында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы туган якны өйрәнү музее каршындагы яшь тарихчылар клубына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия барышында балалар архивның ничек эшләвен, документлар кайда саклануын, документларны озак саклау өчен нинди шартлар тудырылганын белделәр. Балаларга архив фондларыннан документлар күрсәтелде. Экскурсия барышында балалар архив саклагычында да булдылар, анда булу яшь архив кунакларында зур соклану хисе уятты. Укучылар архив саклагычның мәйданын һәм анда саклана торган документлар санын күреп гаҗәпләнделәр. Архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйп кызы укучыларга анда нинди документлар саклануы һәм архивларның ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Экскурсия барышында балалар бик күп сораулар бирделәр, архив хезмәткәрләре аларны архив эше белән тагын да күбрәк кызыксындыру һәм мавыктыру өчен, бик теләп җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International