КЭС-БАСКЕТ

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында  укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. 
Өченче урыннны Сәләтле балалар мәктәбенең кызлар командасы һәм Икшермә кадет мәктәбенең егетләр командалары яулады, икенчедә Тимершык мәктәбенең  егетләр һәм кызлар командалары. Ә җиңүчеләр булып Явлаштау мәктәбенең кызлар командасы һәм Сәләтле балалар мәктәбенең егетләр командасы билгеләнде һәм алар күчмә кубокка ия булдылар. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International