1 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Лесхоз бистәсе фельдшеры белән берлектә «Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең максаты-ВИЧ/СПИД турында глобаль хәбәрдарлыкны арттыру һәм пандемия йөзе каршында Халыкара бердәмлек күрсәтү.
Бу көнне без Лесхоз урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучыларын чакырдык.
Фельдшер алар өчен мөһим мәгълүмат белән чыгыш ясады, бу авыруның куркынычлыгы турында сөйләде. Шулай ук яшүсмерләр өчен «Сәламәт тәндә сәламәт рух» дигән викторина,уен үткәрелде, анда балалар сәламәт тормыш картинасын җыйдылар, һәм стенагазетасы чыгардылар.
Яшүсмерләр СПИДка каршы көрәш турында мәгълүматны бик игътибар белән тыңладылар.Һәм үз-үзеңне авырулардан ничек саклау өчен дөрес нәтиҗәләр ясадылар.