Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөньяда искиткеч бәйрәм “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем җирдә иң якын һәм туган кешегә игътибар күрсәтергә, җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә тырыша. Әни-һәркем тормышында иң мөһим кеше. Ул игелекле, назлы,кайгыртучан булып яши. 29 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре " Әниләр - чиксез рәхмәт сезгә " дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар . Уеннар, конкурслар, җырлар үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.