Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль комедиясы

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 24 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль комедиясы булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Мингәр мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте.
Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.
Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International