26 ноябрь көнне Ике Басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл мәдәният йорты белән берлектә, сәнгать үзешчәннәре катнашында, Иштуган мәдәният йортында «Алтын көзләр моңы»дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.