3 нче апрельдә безнең балалар йорты тәрбиячеләре балалар өчен «Балаларның үз хокуклары һәм бурычлары бар» дигән хокук тәрбиясе буенча тренинг үткәрделәр.
Чараның максаты: тәрбияләнүчеләрне аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, көндәлек тормышта хокукый белем нигезләрен формалаштыру. Чарада баланың төп хокукларын аңлаешлы формада карап чыктылар һәм балаларның нинди бурычлары барлыгын тикшерделәр. Чара уеннар һәм әңгәмә форматында узды, бу катнашучыларга көндәлек тормышның хокукый аспектларын яхшырак аңларга ярдәм итте. Балалар үз хокуклары турында белделәр һәм алган белемнәрен практик биремнәр һәм фикер алышулар аша ныгыттылар.