Кадерле хатын-кызлар! Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр!

2020 елның 27 ноябре, җомга

Кадерле хатын-кызлар! Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр!

 Әниләр көнен бәйрәм итү- ул безнен өчен аларга карата булган мәхәббәт,рәхмәт һәм игътибарыбызны,хөрмәт хисләрен  белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Әлбәттә, гаилә традицияләрен саклаучы әбиләр, оныкларының яхшы остазлары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Сезне чын күңелдән назлы, ягымлы һәм якты бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәбез!

Бу көнне күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстерүче аналар хөрмәткә аеруча лаек. Акыллы киңәшләр бирүче өлкәннәребез - хөрмәтле әбиләребезгә, олыгаеп килүче әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Шулай ук булачак әниләргә дә бәхетле киләчәк телибез. Алдагы тормышыгызда ныклы исәнлек, гаилә иминлеге, балаларыгыз һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын.

 

                 Ихтирам белән, Мишә авыл җирлеге администрациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International