Әниләр көненә багышланган концерт «Йөрәктән йөрәккә»

2020 елның 27 ноябре, җомга

      21 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә, Әниләр көненә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән концерт оештырдылар.

    Әниләр көне ул - җылы, матур бәйрәм. Әниләргә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәң дә, алар беркайчан да артык булмас.

Барлык концерт номерлары да мәхәббәт һәм наз хисе белән башкарылды. Сәхнәдә яңа талантларны, яңа алып баручыларны, яңа башкаручыларны күрү бик куанычлы булды. Әниләргә багышлап җылы сүзләр һәм изге теләкләр, дулкынландыргыч шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Яшь артистлар дәртле биюләр башкардылар.

    Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады. Чара бик күңелле узды. Залдан тамашачылар матур кәеф һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар. Бу бәйрәм һәр тамашачының күңелендә бүгенге көн турында җылы хатирәләр калдырды. Концерт программасы матур һәм күңелле булды. Бәйрәм белән, кадерле Әниләр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International