Сабабаш авыл клубында «Йөрәктән –йөрәккә! " дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Әниләр Көне-иң җылы, матур һәм назлы бәйрәм. Әлеге концерны Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы тамашачылар күңелендә озак сакланырлык итеп үткәрергә тырышты..Яшь артистлар башкаруында әниләр турында җырлар яңгырады. Бер-бер артлы сәхнәгә яшь талантлар чыкты. Кемдер сәхнәдә беренче адымнарын ясаса, кемдер авылда үз йолдызлары барлыгын тагын бер кат исбатлады. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады.
Барлык әниләрне бәйрәм белән Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. котлады, аларга тынычлык, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләде.