Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Шатлык” балалар бакчасы балалары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт күрсәттеләр.

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрь  көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Шатлык”  балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт программасын тәкъдим иттеләр. Нәниләр мәктәп белән таныштылар,уен кораллары белән кызыксындылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укучылар нәниләрне милли киемнәр белән, татар халкының милли бизәкләре белән таныштырдылар. “Түбәтәй” уенын балалар бигрәк тә ошатты. Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концертны игътибар һәм зур кызыксыну белән карадылар. Чара бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International