2020 елның 22 ноябрендә “Сабантуй” ату комплексында спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының Финалы үтте. Ярышның ачылыш һәм бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Саба муниципаль Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы –Гарипов Ирек Рамазан улы, Татарстан Республикасының стендлы һүм пулялы ату федерациясенең вице-президенты Зиганшин Фиргат Вәгыйз улы катнаштылар. Ярышта Ижау, Казан, Киров, Чабаксар, Тольятти, Өфе, Азнакай, Әгерҗе шәһәрләреннән һәм Байлар Сабасыннан спортчылар көч сынашты.
Ярышның нәтиҗәләре:
“А” категориясе
1 урын- Теплый Николай (Казан)
2 урын- Кайсин Дмитрий (Киров)
3 урын- Белоус Алексей (Тольятти)
“В” категориясе
1 урын- Гельфанд Константин (Самара)
2 урын- Воробьев Михаил (Ижау)
3 урын- Бакиев Тагир (Өфә)
“С” категориясе
1 урын- Басыйров Алмаз (Казан)
2 урын- Казаченко Максим (Ижау)
3 урын- Попцов Алексей (Киров)