Байлар Сабасында яшәүче Гарипова Сәвия Хан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова котлады һәм изге теләкләрен теләде.

Гарипова Сәвия Хан кызы 1936 елның 20 апрелендә Мамадыш районы Дусай авылында туган. 7 класс белем алганнан соң Тәкәнеш районында счетовод булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә.  1959 нчы елда Сабага килеп урнаша. Район социаль тәэмин итү бүлегендә (Райсобез) хисапчы булып эшли, 1964 нче елдан Саба үзәк район шифаханәсенә кече шәфкать туташы булып урнашып, 1991 нче елда шуннан лаеклы ялга чыга. 1963нче елда тормышка чыгып, 2 кыз, 1 малайны үзе генә тәрбияләп үстерә.

    Бүгенгесе көндә Сәвия Хан кызы булганына шөкер итеп, кызы Фәридә тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә, 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International