“Мин сәламәт- минем гаиләм дә сәламәт” темасына профилактик чара.

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген ныгыту, саклау, грипп һәм аннан саклану чаралары, гигиена таләпләре,грипп вакытында дөрес туклану турында “Мин сәламәт- минем гаиләм дә сәламәт” темасына профилактик чара һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “ОРВИ һәм грипп” темасына кино карау оештырылды. Чарага Саба район үзәк шифаханәсенең участок педиатры Ильсия Ринатовна чакырылган иде.Ул грипп вирусын профилактикалау чаралары, дөрес туклану, көн режимы, гигиеник нормаларны үтәү турында үтемле итеп сөйләде. Кулларны дөрес юуның гади кагыйдәләрен күрсәтте, пульсоксиметр приборы ярдәмендә барлык укучыларда да канның кислород белән туену дәрәҗәсен үлчәде. 2нче өлештә укучылар грипп вирусын профилактикалау турында видеоролик карадылар. Чара оешкан төстә, укучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International