6 ноябрьдә Татарстан Республикасында дәүләт һәм халык өчен мөһим бәйрәм – Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көнен билгеләп үтәләр. Хокукый белем бирү максатыннан Лесхоз мәдәният йорты һәм Лесхоз бистәсе китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Татарстан Республикасының Төп законы"дигән мәгълүмат сәгате оештырдылар. Әңгәмә барышында балалар конституцияне кабул итү тарихы, Конституциянең республиканың Төп законы, аның төп башлыклары, республикабыз символлары турында белделәр. Балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Аннан соң балаларга ТР гербын бизәргә тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар алган белемнәрен ныгыттылар, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәмгә стенгазета чыгардылар.