5 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, “Нургали” мәчете белән берлектә, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан «Мәүлид бәйрәме»оештырдылар. Чара намаз укудан башланды, Әхмәд хәзрәт «Мәүлид»бәйрәме турында сөйләде. Аннан соң мәгълүматны ныгыту максатыннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм темасы буенча викторина үткәрделәр. Балалар сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җаваплар биргәндә, жетоннар алдылар. Алга таба бирелгән жетоннар буенча лотерея уйнатылды, балалар үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Чара ахырында балалар чәй эчтеләр һәм яңа белемнәр,тәэсирләр белән өйләренә таралыштылар.