«Бердәмлектә-көч» дип исемләнгән конкурс-уен программасы

2020 елның 7 ноябре, шимбә

4 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен «Бердәмлектә-көч»дип исемләнгән конкурслы  уен программасы үткәрделәр. Чарада урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Программа башында балалар белән «Халыклар бердәмлеге көненә» багышланган рәсем конкурсы үткәрелде һәм «Без бергә» дигән стенгазета чыгарылды. Аннан соң алар белән туплы эстафета уеннары оештырылды, анда балалар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар вакыт узганын сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International