Лесхоз авыл китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Китап Һәм журналлар иленә сәяхәт»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты-балаларны китапханә белән якыннанрак таныштыру, балаларны китапханәгә даими бару белән кызыксындыру. Китапханә мөдире балаларга китапханә, китап фондында нинди китаплар саклануы, каталог, Китап укучылар формуляры, китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар һәм журналлар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде. Аннары китапханәче «Непоседа», «Мурзилка», «Салават күпере»балалар журналларына күзәтү үткәрде. Балалар журналлар белән кызыксындылар, аларны кат-кат карадылар. Соңыннан балалар белән бергә актерлар ролендә булдылар, "Кабартма", "Теремкәй"әкиятләрен уйнадылар. Китапханәче китапларның да туган көннәре булуы турында сөйләде. Быел Елена Благининаның "Тынлыкта утырабыз" шигыренә 80 яшь тула. Китапханәче әлеге әсәрне кычкырып укыды.
Чара ахырында китапханәче балаларга шундый ук кызыксынучан, акыллы, шат күңелле булып калуларын теләде һәм китапханә ишекләре барлык теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык булуын, ошаган китаплар һәм журналларны үзләре белән өйләренә укырга алырга мөмкин булуын әйтте.