23 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге бал» күңел ачу программасын оештырдылар һәм үткәрделәр. Бәйрәмгә Лесхоз урта мәктәбенең 6-11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара башында «Кусудама»дигән чәчәк шары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-классның максаты-иҗади күнекмәләрне, фантазияне үстерү, сәнгатьнең яңа төре белән танышу. Балаларга якынлашып килүче «Әниләр көне»бәйрәменә үз куллары белән бүләк итү идеясен тәкъдим иттек. Кичә заманча уеннар белән дәвам итте, анда балалар актив катнаштылар һәм татлы призлар алдылар. Аннары китапханәче «Көз – мавыктыргыч уку өчен тылсымлы вакыт. Көзге зонт астында" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.