Хөрмәтле таможня хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез –
Таможнячылар көне белән!
Дәүләт таможня комитеты-дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең мөһим өлеше, сәүдәне җайга салуның, дәүләтнең икътисадый иминлеген ныгытуның, аның милли мәнфәгатьләрен яклауның мөһим нәтиҗәле механизмы булып кала бирә. Таможня комитеты хезмәткәрләре ярдәме белән бюджет тулылана, наркотик чаралар һәм коралларның законсыз әйләнеше туктатыла. Моннан тыш, тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итеп, таможня хезмәткәрләре инвестицион процессларны активлаштыруга һәм территорияләрнең динамик үсешенә ярдәм итә.
Хәзерге икътисади вәзгыять таможня хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя, һәм аларны хәл итү өчен киеренке хезмәт, югары җаваплылык, намуслылык һәм үз-үзләрен аямыйча эшләүне таләп итә. Шуңа күрә һәр таможнячы аның профессиональлегенә, намуслылыгына, дисциплиналылыгына күп нәрсә дә бәйле булуын аңлый.
Таможня хезмәте бик күп җыелганлык, оперативлык, җитди әзерлек, көчләрнең максималь концентрациясе, игътибарлылык, кыюлык, тулы фидакарьлек һәм интуция таләп итә. Чөнки еш кына нәкъ менә интуиция гадәти кешегә барып җитмәгәнне күрергә ярдәм итә.
Сезгә нык сәламәтлек һәм оптимизм, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек, яңа һөнәри һәм шәхси казанышлар, ил иминлеге өчен алга таба уңышлар, ә гаиләләрегезгә сабырлык, тынычлык, игелек һәм бәхет телибез!