Лесхоз бистәсендә яшәүче Инсаф Сабирҗанов "Могҗизалар кыры" телевизион уенында катнашты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

16 октябрь көнне безнең бистәдә яшәүче Инсаф Сабирҗанов өчен бик мөһим һәм истәлекле көн булды, чөнки ул "Могҗизалар кыры"шоу-программасында катнашты. Бу матур тапшыруны күпләр яратып карыйлар, ә бу эфирны авылдашыбыз өчен аеруча горурлык хисе белән дә карадык. Махсус чыгарылыш Татарстанның 100 еллыгына багышланган иде һәм анда Татарстан Республикасы вәкилләре генә катнашты. Инсаф Сабирҗанов программада катнашып, Леонид Якубовичның үзе белән шәхсән очрашып, аңа урман бүләкләре тапшырды.

Ә эфирны карарга өлгермәгән кешеләр түбәндәге сылтама буенча карый аласыз:                                                    https://www.youtube.com/watch?v=wj8IoGr6EDg&feature=youtu.be

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International