Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
2020 ел 21 октябрь, 6 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 21 октябрендә көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый.
2. Әгәр Сез урамда вакытта көчле җил чыкса , җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка япма материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт куярга ярамый- җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала .
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм декор әйберләр тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийлардан оча,төшә торган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак бинада яисә эштә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.