“Сүзләр белән уйныйбыз” викторина

2020 елның 17 октябре, шимбә

14 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Сүзләр белән уйныйбыз” дигән исем астында викторина үткәрелде. Викторинада башлангыч мәктәп укучылары катнашты. Балалар ребуслар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләр дәвам иттеләр, сүзләр төзеделәр. Әлеге чара балаларга сүзлек запасын тулыландырырга, сүзләр төзелешенең яңа якларын ачарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International