ЛИН, ПОДА арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» бөтенроссия ярышлары
16 октябрьдә «Саба-Арена" спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды.
Мөхтәрәм кунаклар, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы, ярышларның баш хөкемдары Исмаилов Фәрхәд Усман улы катнаштылар.
Шулай ук, ярышларны ачу барышында бүләкләү тантанасы да уздырылды. Байлар Сабасында Яшел Фитнес хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Зарипова Ләйсән һәм Мөхәмәтсабиров Эдуардны Яшел Фитнес социаль-спорт хәрәкәте грамотасы белән бүләкләделәр.