Мичән авыл җирлегендә өлкәннәр көне

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне ,Мичән авыл җирлеге биләмәсенә кергән бюджет оешмаларында өлкәннәр көненә багышланган   күңелле чаралар үтте. Бәйрәм чарасында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады. Өлкәннәребез мәктәп укучыларының чыгышларын  яратып кабул иттеләр. Өлкәннәр  чәй табыны артында  матур концерт карап  ял итеп утырдылар, аннары үзләре дә җырлап - биеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International