Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы 14.10.2020 ел
ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.
1. Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 14 октябренә метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.Минималь һава температурасы төнлә +7..+10˚, максималь һава температурасы көндез +16..+18˚.