Бүген, 13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә аграрийларны “Меркурий” системасын алып бару” темасы буенча вебинарда катнашырга чакырабыз. Курс спикеры Мамаев Ренат Рим улы, авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү буенча эксперт "Меркурий" системасы турында сөйлиячәк һәм электрон системада документлар белән эш операцияләрен башкару буенча күнекмәләр белән уртаклашачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртеп уза, «Меркурий» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы, ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне Россия Федерациясе территориясендә җитештергәндә, аларны әйләнешкә керткәндә һәм күчереп йөрткәндә, ветеринария өчен бердәм мәгълүмати мохит булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында, аларны электрон сертификацияләү һәм күзәтүне тәэмин итү өчен билгеләнгән.
Вебинарга сылтама буенча теркәлегез:https://school.agropoliya.ru/mfh.
AGROONLINE белән элемтә өчен үзегезгә уңайлы ысулны сайларга мөмкин:
•Телефон:8 800 550 24 41
•Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/
• Электрон почта:school@agropoliya.ru.
@Agro__online аккаунтына язылыгыз һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлык белем бирү курсларыннан хәбәрдар булыгыз.