7 октябрь көнне Лесхоз бистәсе мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән "Көзге урман" дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Рәсем балаларда кул бармаклары моторикасын, фантазияне үстерә, бигрәк тә авыр уку көненнән соң ял итәргә булыша. Балалар бик теләп иҗади эшкә тотындылар. Эш барышында без балалар белән Туган як табигатенең көзге матурлыгы турында әңгәмә алып бардык. Барлык рәсемнәр дә әзер булгач, без өч җиңүчене ачыкладык һәм аларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләдек.