Министрлыкта урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «2020 елда иң яхшы Татарстан Республикасы урманчылыгы» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, смотр-конкурска республика урманчылыкларыннан 23 фотоальбом алынды. Аларда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр вәкилләре агымдагы елда урман фонды территориясен төзекләндерү, федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янында урман участокларын чистарту, күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактика эшләре һ.б. эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдырган.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Саба урманчылыгы» ДКУ коллективына бирелде. Икенче урында – «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, өченче урында – «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре.