1 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына!" дип исемләнгән кичә оештырдылар. Концерт кунаклары арасында лаеклы ялга чыккан мәдәният хезмәткәрләре, фольклор клубы һәм кул эшләре клубы активистлары бар иде. Бәйрәм чәй эчү белән башланып, күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Шулай ук халык җырларын гармунга кушылып җырладылар. Барлык номерлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды. Безнең әби - бабайларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.