Өлкәннәр декадасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны өлкәннәр көне белән котладылар. Аларга нык сәламәтлек теләделәр, хезмәтләре өчен иң җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәребез өчен хәйрия акциясе үткәрделәр, аларга җиләк-җимеш, яшелчә, консервланган әйберләр әзерләделәр. Гимназия укучылары өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез өчен открыткаларны үз куллары белән ясадылар.
Шулай ук йортларга һәм йорт яны территорияләренә генераль җыештыру үткәрелде, йорт-сарайларга вак-төяк ремонт ясалды.
Социаль хезмәт алучылар котлау, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерделәр.