Олимпия чемпионы, 4 тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Сафин Р.И. истәлегенә багышланган биатлон буенча Татарстан Республикасы җәйге беренчелеге

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 25-26 сентябрендә Казан шәһәрендә 2006-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар көч сынашты (биатлон буенча тренерлары Шарипов М.Ф.). Ярышның беренче көнендә спортчылар «Кросс - узыш» дисциплинасы буенча көч сынаштылар. Стартка беренче булып 2006-2007 елгы егетләр чыкты. «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 5 спортчы яклады.. Аннары  стартка 2008-2009 елларда туган егетләр чыкты. Бу категориядә Абдуллин Сәрим чыгыш ясады, беренче тапкыр чыгыш ясавына карамастан, ул мактаулы 4 нче урынга лаек булды.

 Икенче көнне «Спринт» дисциплинасы буенча ярышлар үткәрелде. Бу дисциплинада Галимҗанов Ришат истәлекле бүләк белән бүләкләнде, чөнки беренче алтылыкка керде. Абдуллин Сәрим стартка игътибарлы һәм көрәшергә әзер булып чыкты. Ул узышта икенче призерны 6 секундка узып, җиңү яулады. Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International