Стендлы ату буенча Татарстан Республикасы кубогының 4 нче этабы

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

2020 нче елнын 26-27 сентябрь көннәрендә  Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча  ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 4 нче этабы булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көч сынашты.  Закиров Инсаф  түгәрәк стендта ату буенча икенче урынга лаек булды.  Инсафны  (тренеры Алексеев Юрий Владимирович)  уңышы белән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International