Көзге кросс 2020

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

18 нче сентябрь көнне,  мәктәп күләмендә, 2-11 сыйныфлар арасында, көзге кросс булып узды. Кроссның макаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Кросс үз эченә башлангыч сыйныф укучылары өчен 200 м, уртанчы сыйныф укучылары өчен – 400 м һәм югары сыйныфлар өчен - 1000 м дистанцияне ала. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә, иммунитетны арттыра, терәк-хәрәкәт аппаратына да уңай йогынты ясый. Ярышта һәр укучы үзенең көчен сынап карады, нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International