18 сентябрьдә Буа шәһәрендә яшь музыкантлар өчен "Йолдызлар-иртәгә"иҗат программасының йомгаклау гала-концерты булды. Анда әлеге конкурс лауреаты, Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучысы Степанов Виталий (җит. Фәтхуллин А. А.) К. Сенс-Сансның "Фил" әсәрен, ТРның халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La primavera" оркестры белән берлектә башкарды.