Стендка ату буенча командалар арасында Россия чемпионаты

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 нче елның 8 нче сентябреннән 18 сентябрь көннәрендә  Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча командалар арасында россия күләмендәге ярышлар булып узды.  Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән Батыршина Зилә, Закиров Инсаф, Садыков Салават, Мингараев Камил катнаштылар.  Хатын-кыз командалары арасында  Батыршина Зилә Татарстан спортсменкалары -  Фазылҗанова Алинә һәм  Кварталова  Елена белән берлектә икенче урынны яуладылар.  Закиров Инсаф стендлы ату буенча спорт мастеры исемен үтәде.    Спортчыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International