ТР Саба муниципаль районында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Алар кысаларында «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы»ТР ДБУнең алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.

«Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә, шул исәптән урман хуҗалыгына да, төзәтмәләр кертте. Кешеләр күпләп җыелмасын өчен, быел без урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының барлык бүлекчәләрендә, Урман хезмәткәрләре көненә багышлап, аерым чаралар уздырдык. Алдынгы белгечләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясады», – дип сөйләде «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Эльмира Газизова

 Россиядә Урман хезмәткәрләре көне, гадәттәгечә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган.

Хөрмәтле урман тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Тармакның барлык хезмәткәрләренә, ветераннарына авыр хезмәтләре өчен хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Эшегездә зур уңышлар, куелган барлык бурычларны үтәүне, нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телибез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International