Туристическая экскурсия "Явлаштау Сәрдә арасы- ерак түгел барасы"

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Шекше һәм Явлаштау авыл китапханәчеләре, Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клуб мөдирләре "Явлаштау Сәрдә арасы- ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы. Кыз бирешкән, малай өйләрдереп туганлашкан. Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның. Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы, андагы яңалыклар белән танышу максатыннан, "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар Сәрдә авылына юл тоттылар. Сәрдә авыл клуб мөдире Ибатуллин Рузил, Шекше авыл китапханәчесе Ибатуллина Ландыш, кунакларны каршылап, авылның тарихы ,бүгенгесе белән таныштырып бардылар. Чишмә буенда Илмира апа Гыймаеваның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштык. Рәис абый Дәүләтшинның музеенда булдык. Кайнар коймак һәм самавыр чәе белән сыйландык. "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апалар рәхмәт йөзеннән үзләре чиккән кулъяулык һәм алъяпкыч бүләк иттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International