12 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан балалар һәм өлкәннәр белән " Әйе! Сәламәт яшәү рәвеше"дигән темага әнгәмә үткәрдек. Без балаларга хәмернең кеше организмына зыяны, шәхес өчен дә, гомумән җәмгыять өчен дә аның җимергеч йогынтысы турында сөйләдек. Балаларның игътибарын хәзерге вакытта сәламәт булу модага ия булуына юнәлттеләр. Мәгълүмати буклетлар таратылды. Бөтенроссия аеклык көне хәмергә бәйлелекне кисәтү һәм кешеләрнең игътибарын аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.Шулай ук китапханәдә “Аеклык – көчлеләрнең сайлау” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшли.