Урманчылар өчен “Безнең әле җырлар чак!” дип аталган концерт программасы

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе үзеш   чәннәре белән берлектә Саба урман хуҗалыгы шоферлары һәм  Кукмара урманчылыгы  урманчылары өчен урманчылар көне уңаеннан “Безнең әле җырлар чак!” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.  Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен көз-сентябрь айларында билгеләп үтү кабул ителде. Әлеге һөнәри бәйрәмнең беркетелгән датасы юк, чөнки тантана Өченче якшәмбедә уза. Халыкта бәйрәмне  “Урманчы көне” дип йөртәләр. Бу һөнәр һәрвакыт хөрмәткә лаек булды,чөнки кешеләр агачның кыйммәтле ресурс буларак әһәмиятен яхшы аңлыйлар.

    Бәйрәм башында Саба урман хуҗалыгы директоры В.Н.Гыйззәтуллин барлык урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук гармунга "Кубәләгем",  "Ак чәчәкләр кебек кар ява",  "Урманнарга керсәң", "Шаулый урман", “Уфтанма”, “Урман егете” , “Урман буйлары”...кебек халык җырлары яңгырады...  Ахырдан  урманчылар гимнын "Нургали урманнары" җырын җырладык. Чара югары дәрәҗәдә узды, барысы да бик күп уңай энергия алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International