“Урман юлы..."Концерт

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

10 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе үзешчәннәре белән берлектә, Саба урман хуҗалыгының Ленин , Корса , Шәмәрдән урманчылыклары  өчен урманчылар көненә багышланган “Урман юлы...” дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Урман хезмәткәрләре көне гадәттәгечә сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу урман үрчетү һәм урман культураларын һәм урманнарны , урман утыртмаларын карау, урманнарны саклау һәм алардан файдалану белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәме… Шул вакыттан бирле урманчылар һәр көзне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, алар үзләренең хезмәтләрен искә алалар.

  Чара башында котлаулар яңгырады һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Гармунга: "Кубәләгем",  "Ак чәчәкләр кебек кар ява",  "Урманнарга керсәң", "Шаулый урман", “Уфтанма”, “Урман егете” кебек халык җырлары җырланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International