9 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе үзешчәннәре белән берлектә Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү комплексы хезмәткәрләре өчен Урманчылар көне уңаеннан, "Гомер буйлап барам"дип исемләнгән бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар. Бу көнне үз һөнәри эшчәнлекләрен урман комплексы белән бәйләгән барлык кешеләр, шулай ук урман хуҗалыгы һәм урман саклау белгечләре, урман әзерләү һәм целлюлоза-кәгазь предприятиеләре хезмәткәрләре һәм урманга хөрмәт белән караган барлык кешеләр өчен котлаулар яңгырады.
Концерт барышында заманча җырлар башкарылды. Шулай ук гармунда да: “Шаулый урман”, “ Урманнарга керсәң”, “Сабам минем - гүзәл ягым”, “Җырлый туган якка...” “Урманнарда йөрдем” кебек җырлар җырланды. Бәйрәм ахырында бергә гармун астында урманчылар гимны булган "Нургали урманнары "җырын башкардык.