7 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Лесхоз бистәсе узешчәннәре белән берлектә урманчылар көне уңаеннан Шәмәрдэн урманчылыгы биләмәсендә урманчыларга саф haвада бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.Бәйрәмне Саба урман хужалыгы житәкчесе В.Н.Гыйззатуллин ачып җибәрде. Табигать тә бәйрәмчә иде буген.Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле ,сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә карасу- кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып - кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр.. .Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып утыралар...
Концерт барышында "Урманнарга керсән", "Идел буе каеннары", "Урман егете" жырлары башкарылды.Төп геройларыбыз - урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган тырыш, фидакарь урманчыларыбыз да читтә калмады, кумәкләп гармунга кушылып "Уфтанма", "Су буенда учак яна", "Урсал тау" кебек җырларны жырладылар. Бәйрәм ахырында традицияләрне истә тотып ,бергәләп гармунга кушылып "Нургали урманнары" җырын башкардык.