“Яшик сөенеп кенә” бәйрәм концерты

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

8 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Лесхоз бистәсе  узешчәннәре белән берлектә урманчылар көне уңаеннан Саба урман хужалыгы урман орлыкчылык узәге, Сабабаш, Мишәбаш урманчыларына “Яшик сөенеп кенә” дип исемләнгән  бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

     Урманчылар - лаек­лы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче, югары квалификацияле белгечләр алар. Урман-  агач һәм муллык чыганагы гына түгел әле, ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше дә.

     Бәйрәмне Саба урман хужалыгы житәкчесе В.Н.Гыйззатуллин ачып җибәрде. Концерт барышында "Ак чәчәкләр кебек кар ява", "Урманнарга керсәң", "Сусау" җырлары башкарылды.. Бәйрәм ахырында бергәләп  гармунга кушылып "Нургали урманнары" җырын башкардык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International