11 сентябрь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен «Аеклыкта-көч»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Яшүсмерләр алкогольнең зыяны, эчүчелек белән бәйле проблемалар турында белделәр, шулай ук аларга фикер алышу өчен сораулар тәкъдим ителде. Алып баручылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эчкечелек һәм эчкечелеккә каршы көрәшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, дип сөйләделәр. Әлеге чара кысаларында » Аек булу-көчлелек билгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, шулай ук барлык яшьләргә дә «Сәламәт булу-модалы!» дигән буклетлар таратылды.