“Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы багышланган, профилактик чара - рәсем күргәзмәсе оештырылды.
09 сентябрь көнне “Саба балалар сәнгать мәктәбе” укытучысы Галиева Э.Р. һәм рәсем бүлегенә йөрүче укучылары белән берлектә, экстремизм һәм террорга каршы профилактик рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
Чарада мәктәп директоры Газизов А.З., урынбасары Садриева Г.Ш., Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенең ПЦО начальнигы-полиция майоры Сафиуллин Д. Ф. катнашты. Алар, укучыларга экстремизм һәм террорга каршы тирәнтен, тәрбияви, профилактик чыгыш ясадылар.
Күргәзмәдә, укучыларыбыз, бик актив катнаштылар. Үзләренең фикерләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Чара ахырында укучыларга кәгазьдән кисеп эшләнгән, тынычлык, татулык билгесе, ак күгәрчен тапшырылды.