9 сентябрь көнне, Балалар сәнгать мәктәбендә, укучылар өчен кызыклы һәм файдалы очрашу оештырылды. Республикабызның танылган артисты Хәбибуллин Ядекәр Зәкәрия улы җитәкчелегендә, вокал һәм баян классларында укучылар өчен, сәхнә осталыгына өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтелде. Ядекәр Зәкәрия улы укучыларны татар эстрада музыкасы тарихы, республикабызда музыка сәнгатенең үсеше һәм хәзерге көне белән дә таныштырды. Дәүлиева Г.Р. җитәкчелегендәге вокалистларыбызның чыгышы, кунакларыбыз тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде. Бу очрашу, укучыларыбызның танып- белү, иҗади сәләтләрен үстерүдә, аларга әхлакый- патриотик тәрбия бирүдә максатчан эш булып тора, киләчәктә һөнәр сайлауда кызыксыну уята.