Мәктәп тормышыннан...

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Уку елы уңышлы башланып китте. Мәктәп тормышында бүгенге көндә иң мөһиме – куркынычсызлык. Укучылар исән-имин булсын өчен И.С.Башкиров исемендәге гомуми белем бирү урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. 9 сентябрь көнне полиция бүлекчәсе командиры Мингазов Рөстәм Шамил улы белән югары сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды.  Мингазов Р.Ш. укучыларга өйрәнү эвакуациясенең кирәклеген, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатып сөйләде. ГТХМ вәкиле катнашында өйрәнү эвакуациясе оештырылды.

Мәктәп тормышы кабул ителгән план нигезендә оештырыла. 3 сентябрьдә Яшь Армия отряды “Капля жизни” һәм “Диктант Победы” акцияләрендә катнашты. Укучылар Икенче Бөтендөнья сугышы темасы буенча бирелгән сорауларга җавап биреп үз белемнәрен тикшереп карадылар. Мәктәп ишегалдында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Санап киткән чаралар буыннар бәйләнешен саклап калырга, балаларга тормышның кыйммәтен аңларга ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International