Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Әхмәтова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.