1 сентябрь-Белем көне !

2020 елның 5 сентябре, шимбә

1 сентябрь-Белем көне! Бу мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр һәм чираттагы адымны ясаучылар өчен дә иң көтеп алынган көн. Шуңа күрә бу бәйрәмне һәрвакыт үзенчәлекле итеп билгеләп үтәсе килә, ул озак еллар истә калсын иде. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, викториналар һәм уеннардан  торган мавыктыргыч сәяхәт әзерләделәр. Балаларны анда мәктәп һәм мәктәп кирәк-яраклары турында мәзәк һәм күңелле табышмаклар, кызыклы мәсьәләләр, шулай ук танып-белү уеннары, башваткычлар көтте. Балалар "Табышмаклар култыгы" һәм "Туган тел үзәне"ндә булдылар. "Табигать порты "нда балалар җәнлекләр һәм кошлар турында белемнәрен тикшерделәр, "Математика биеклеге "ндә аларны күңелле исәп һәм зирәклеккә мәсьәләләр көтте. "Спорт диңгезендә"  балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар,  мәктәп рюкзагы җыйдылар. Бу чара балаларга яңа уку елы башланыр алдыннан бәйрәм кәефен бүләк итте һәм ул чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International